«Габдулла Тукайның әкиятләр дөньясы»: шигъри нон-стоп (6+)

22 апрельдә шәһәр үзәк китапханәсенең балалар һәм яшүсмерләр бүлеге Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында шигъри нон-стоп уздырды. Чара татар шагыйренең 135 еллыгы уңаеннан үткәрелде. 

IMG-20210422-WA0022
IMG_20210422_151537_504
IMG_20210422_151429_385
IMG_20210422_151440_114
IMG_20210422_151501_536
IMG_20210422_151556_937

Instagram платформасында туры эфирда Тукайның тормыш юлыннан кызыклы фактлар, шулай ук Чаллы шәһәре мәктәпләре укучылары башкаруында шигырьләр, әкият һәм поэмалардан өзекләр яңгырады. 1 нче, 10 нчы мәктәпләр, 64 нче прогимназия балалары сәнгатьле итеп шигырьләр укып кына калмады, ә костюмнар әзерләп, әсәрләрне сәхнәләштереп тә күрсәтте. Нон-стопта барлык тамашачылар катнаша алды, мәсәлән, эфирда кунак буларак Лениногорск туган якны өйрәнү музее хезмәткәре чыгыш ясады. 

 

 

 

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: